Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулының “Асылъяр” ансамбле яңа җырлар бүләк итә

Баулы ягы талантлы шәхесләргә гаять бай. Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Асылъяр” вокаль ансамбле дә баулыларны әледән-әле үзенең чыгышы белән сөендереп тора. Аларның чираттагы репетиция вакытына без дә булдык.

«Асылъяр” төркеме кызлары атнага ике тапкыр мәдәният йортына репетициягә җыелалар. Бергә җыелу, җырларны кабатлау аларга күңел рәхәтлеге бирә.

– Минем һөнәрем мәдәнияттән ерак булса да, мин һәрвакыт үзешчән артистлар төркемендә булдым. Җырларга яратам, – ди баулылы Сырдарья Әхмәтова. – Бүгенге көндә әлеге төркемдә җырлап йөрүемә дә ун елдан артып китә. Кызлар белән рәхәтләнеп чыгышлар ясыйбыз. Сәхнәдә бераз күренми торсак, таныш-белешләр “кая югалдыгыз”, “ник күренмисез”, дип сорый башлыйлар.

Баулылы Әнисә Садрыева да кечкенәдән җырларга яраткан. Бергәләп сәхнәләргә чыгып басу, җырлар сайлау бик кызыклы,  ди. Төркемдә җырлаучы ханымнарның сүзләрен Мөслимә Кәримова да дәвам итте.

Баулылы Римма Яруллина “Асылъяр” төркеменә күптән түгел генә килеп кушылган. Кечкенәдән җырларга яраткан ханым, тиз арада үз кешегә әверелгән.

– Кайда гына эшләсәм дә, минем тормышым гел җыр белән, сәхнә белән үрелеп барды, – ди ул. – Моңа кадәр ансамбльдә җырлаганым булмады. Әлеге төркемгә килеп кушылгач, ансамбльдә җырлауның да “тәмен” тойдым дияргә була. Кызларның тавышлары матур. Алга таба да бергәләп иҗат итәргә булсын иде.

Ансамбль репертуарында халык һәм эстрада җырлары киң урын алган. Соңгы вакытта халык җырларына өстенлек бирәләр.

– Безнең төркемдә барлыгы җиде җырчы кызыбыз бар, – ди “Асылъяр” вокаль ансамбле җитәкчесе Йолдыз Шакирова. – Бүгенге көндә без район һәм республика күләмендә булачак мәдәни чараларга әзерлек эшләре алып барабыз. Тиздән “Балкыш” фестивале була, анда да үзебезнең осталыгыбызны югары дәрәҗәдә итеп күрсәтербез дип уйлыйм.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев