Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылы Зөлфия Халикова: “Матурлык яратам”

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булса да, сәләтләре чиксез. Бу сүзләр Салих авылында яшәүче Зөлфия Халиковага бик тә туры килә. Кечкенә чагында ялгыш кадалган укол аркасында йөри алмас хәлгә килгән ул, бер кулы да начаррак тота. Шуңа да карамастан, бала чагыннан ук кул эшләре белән мавыга.

Язмыш сынавы


Зөлфия Халикова 1963 елда Салих авылында 6 балалы гаиләдә сау-сәламәт булып дөньяга килә, бер яше тулганчы тәпи китә. Бер яшьлек чагында авырып, температурасы нык күтәрелә. Әти-әнисе медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә. Укол кадагач, баланың аяклары кәкрәеп кала, йөрмәс хәлгә килә. Бераздан ул тотынып булса да йөри башлый, тик аяклары тураймый. Мәктәп яшенә җиткәч, аны әти-әнисе я күтәреп, я чанага утыртып, укырга йөртә башлый. Кыз үзе дә, тотынып булса да, бераз йөри әле.


Зөлфиягә ун яшь чагында гаилә Кыргызстанга күченеп китә.
“Әнинең апасы шунда яши иде. Ул авырып китте дә, аны карарга кеше булмагач, без гаиләбез белән шунда киттек”, – дип сөйли язмабыз герое.
16 яшендә аякларына операция ясыйлар кызның. Тик ул уңышлы чыкмый: аякларын турайталар, тик ул бөтенләй йөри алмый башлый, сеңерләренә зыян килә. 19 яшендә беренче коляска алалар аңа.
Зөлфия апага 30 яшь вакытта гаилә туган якларына кайта.
Хәзер ул апасы Зәйтүнә белән Салих авылында гомер итә. Ул – аның таянычы. Бер кулы да начаррак тота Зөлфия апаның. Шуңа да карамастан, бала чагыннан ук кул эшләре белән мавыга.

Күңел юанычы


“Кечкенә чагымда әни мине бәйләргә өйрәтте. Салихка кайткач, кәҗә асрадык, туганнарыма косынкалар, шәлләр, кофталар бәйләдем кәҗә мамыгыннан, – ди Зөлфия Халикова. – Әни: “Кәҗә мамыклары бозыла, бәйлә”, – дип, гел ачуланып тора иде. Кыен ул кул белән тотарга, авыр булгач. Аз гына бәйлим дә туктый идем. Әнинең күңеле булсын дип, бөтенләй бәйләп бетерә идем”. 
Зөлфия апа кул эшләренең яңадан-яңа төрләрен табып кына тора.


“Башта сеңлемне кәгазьдән төрле фигуралар ясарга өйрәттеләр. Зур күгәрченнәр, аккошлар ясады, бик матур килеп чыга иде”,– дип сөйләде Зәйтүнә апа.  
Кулыннан гөлләр тама диләр Зөлфия апа кебек кешеләр турында сөйләгәндә. Бисердан бизәнү әйберләре, агачлар, бәйләнгән тапочкалар, чәчәкләр – барысы да күз явын алырлык. Төрле төстәге җепләрдән чәчәкләрне аеруча тиз бәйли ул.
“Кыен дип бер күрсәткәннәр иде, кыен булмады, аннан бәйләп киттем, – ди Зөлфия апа. – Көненә биш-алты чәчәк бәйли идем. Крючок белән тиз бәйләнә бит, җайлы. Тиз-тиз генә бәйлисең дә, җыеп та куясың. Төрле-төрле төстәге җепләрдән нык матур була. Берничәне күп иттереп бәйләдем, хәтта мәктәпкә дә алып бардылар, кешеләргә бирделәр”.
Берничә ел элек Зәйтүнә апа сеңлесенә алмаз мозаикасы белән чигәргә киңәш иткән һәм картиналар алып кайтып биргән.
Иҗатның бу юнәлеше шуннан гыйбарәт: клей белән капланган киндергә рәсемнең схемасы ясалган һәм шуңа пинцет ярдәмендә кечкенә алмаз бөртекләре урнаштырыла. Нәтиҗәдә гаҗәеп картиналар барлыкка килә. Зөлфия апа искиткеч төгәллек таләп итүче бу эшне дә тиз эләктереп алган, кызыксынып киткән. Бүгенге көндә 18нче картинасын төгәлләп килә, берсен якынча ике атна эчендә ясап бетерә. Пар аккошлар, чәчәкләр, җәнлекләр, шарлавыклар – сәләтле райондашыбыз иҗат иткән күз явын алырлык картиналарда табигать дөньясы өстенлек итә.
“Миңа шундый әйберләрне ясап утырырга бик ошый. Күңелең дә була, бер нәрсә дә эшләмәсәң, кыен бит. Уйланып утырасың аннан. Ә болай җайлы”, – ди оста куллы райондашыбыз. 
Зөлфия апа әйтүенчә, алмаз мозаикасы белән мавыгу аны арытмый. Киресенчә, бу шөгыль сәламәтлеккә файдалы.
“Кайсыбер кеше миңа: “Кыен эш бит, күзеңне бетерәсең”, – ди. “Бетми әле, бетми, ул миңа массаж гына, кулларга да. Йөреп кенә тора куллар да”, –дим”, – ди ул.
Алмаз мозаикасы белән, нигездә, кыш көне яки өйдә берүзе генә калганда шөгыльләнә. Чөнки урамга бик чыгып булмый. Ә көнне ничек тә үткәрергә кирәк. Ә җәй көне ул, үзе генә саф һавага чыгып китеп, табигатькә хозурланып йөрергә ярата. Коляскасы аккумуляторлы, үзе йөртә.
 “Күңелле авыл җирендә. Җәй көне гел иртән чыгам да кич белән генә керәм. Кая барсаң да, ачык йөз белән каршы алалар. Тауга да менеп китәм, яратам табигатьне”, – дип уртаклашты Зөлфия апа. 
Күз нурларын түгеп иҗат иткән эшләрен гаилә дусларына, туганнарына бүләк итә ул. Алар исә, аны үсендереп, тагы бәйлә дип, күңелен күтәрәләр. Иҗат җимешләре башкаларны сөендергәч, тагын да дәртләнеп эшләп китә. Иҗат белән шөгыльләнеп, кечкенә генә җиңүнең дә тәмен тоеп яши ул.
“Кул эшләреңне сат, дип әйтүчеләр дә бар. Сатмыйм әле шундый матурлыкны, үземә дә калдырам әле, дим. Бүләк иткәч, күңелле була бит карап утырырга үзләренә дә”, – ди юмарт ханым. 
Кул эшләреннән бушаган арада, ноутбук, телефон һәм телевизордан дөнья яңалыклары белән танышып бара Зөлфия апа. Тапочкалар бәйләргә, бисердан бизәнгечләр ясарга да интернет аша өйрәнгән. Бу көннәрдә яңа ысул белән чәчәкләр иҗат итү теләге белән яна. 
“Бу эшләремне бетергәч, тимер чыбыктан чәчәкләр ясарга өйрәнәсем килә. Матурлыкны яратам мин”, – ди гүзәллек тудыручы Зөлфия апа.

Авылдашлар хөрмәте


Китап уку – тагын бер яраткан шөгыле аның. Авыл китапханәчесе Ләйсәнә Таһирова яңа китаплар, газета-журналлар алып килеп тора.
“Безнең Зөлфия апа бик уңган, бик ачык, киң күңелле кеше. Ул минем китапханәмнең актив укучысы. Ул китапларның русчасын да, татарчасын да укый”, – дип сөйләде Ләйсәнә Таһирова.
Кешеләр белән аралашу сөенеч китерә Зөлфия апага. Теләге булганнарны кул эшләренә дә өйрәтә.
“Аларның йортына килеп кергәч, Зәйтүнә апаның да, Зөлфия апаның да һәрвакыт йөзләре елмаюлы була. Минем Зөлфия апага иң беренче соравым: “Зөлфия апа, син яңа нәрсә эшли башладың, нәрсәгә өйрәндең, безне дә өйрәт әле”, – дим. Ул күрсәтә башлагач: “Ай, Зөлфия апа, минем моңа башым да, түземлек тә җитми. Сиңа Алла ярдәм бирсен”, – дип әйтәм. Бер тапкыр тапочка бәйләргә өйрәткән иде үземне”.
Авырлыклар алдында югалып калмаган, тормыш сөючәнлеген югалтмаган Зөлфия Халикова күпләргә үрнәк булып гомер итә.
“Сау-сәләмәт кешенең дә кәефе көненә йөз төрлегә әйләнә. Ә Зөлфия апаларга, Зәйтүнә апаларга килеп кергәч, аларның беркайчан да кәефсез чакларын күргән юк. Бик уңган һәм тырыш гаилә алар. Һәрвакыт шулай ачык йөзле, тормыш сөючән булсыннар, исәнлектә яшәсеннәр. Йортларында иминлек, тынычлык булсын”, – дип, изге теләкләрен җиткерде Ләйсәнә Таһирова. 
Тормышның һәр мизгеленә сөенеп, яшәүнең кадерен белеп гомер итә Зөлфия Халикова. Матурлык тудыра белүе аның тормышын ямьләндерә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев