Баулылы ярты гасырга якын район газетасы белән бергә
Районның тыл һәм хезмәт ветераннары турында без еш язабыз. Бу юлы баулылы Роза апа Мусинада кунакта булдык.
Роза апа безне кадерле кунакларны көткәндәй чәй табыны белән каршы алды. Иртән-иртүк күп итеп кабак пирогы пешереп куйган. Аның белән күптән күрешмәгән танышлар кебек җиңел һәм рәхәт кенә әңгәмә кордык. Шулай булырга тиеш тә кебек. Чөнки ул ярты гасырга якын “Хезмәткә дан” район газетасыннан аерылмый. Шуңа күрә дә газета битләрендә чыккан һәр язманы кабат-кабат укый, районда булган һәр вакыйгадан хәбәрдар булып яши. Бигрәк тә кеше язмышлары, әти-әнинең балага булган мөнәсәбәте, гаиләләр турында укырга да, телевизор аша да карарга ярата. Район газетасын көтеп алган пенсионер, иң беренче итеп таныш-белешләре турында чыккан язмаларны аеруча үз итеп укый икән.
Бүгенге көндә 82 яше белән барган Роза апа күпне күргән. Үзе турында да байтак кына сөйләп узды.
Роза апа белән әңгәмәне “Хезмәткә дан” газетасының алдагы санында укырга һәм баулы телевидениесенең “Хәбәрләр” чыгарылышында карарга мөмкин булачак.
Индира Сәйфуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев