Баулылы хатын-кызлар яз бәйрәмендә нинди бүләк көтә
Яз. Бөтен җирдә, хәтта табигатьтә дә бәйрәм рухы хөкем сөрә. Баулы хатын-кызлары бәйрәмне көтәме? Алар нинди бүләк турында хыяллана? Бу хакта үзләреннән сорадык.
Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты режиссеры, “Нур” балалар нәфис сүз остаханәсе җитәкчесе Йолдыз Шакирова:
– Нәрсә бүләк итсәләр дә шуңа риза мин. 8 март бәйрәменә иң яраткан бүләгем – ул чәчәкләр. Инде берничә көн алдан котлый башладылар. Өйдәге буш вазаларым чәчәк белән тулса, башка әйбер кирәкми дә. Язны көтәм. Бәйрәм белән бөтен хатын-кызларны!
Кызылъяр мәктәбе директоры Альбина Әминова:
– Яз бәйрәме җитсә, кәеф иң югары нокатада! Иң яхшы бүләк – якыннарымның көне буе җылы елмаюын тою. Хәзер, гомумән, кешеләр сирәк елмая бит. Елмаю да иң яхшы бүләк булырга мөмкин.
Хуҗабикә Сырдарья Шәмсуарова:
– Балаларым бәйрәм алдыннан ук тәбрик итә башлыйлар. Кияүләрем –кызларым чәчәк бәйләмнәре бүләк итәләр. Оныкларым үз куллары белән ясаган бүләкләре белән сөендерәләр. Яз – ул үзе бәйрәм инде. Илдә тынычлык булсын.
Ветеринария санитары Наҗия Ибраева:
– Бәйрәм алды кәефе яхшы. Мин үземнең якыннарымның сәламәт булуларын, дөньяларның имин торуын телим. Үзем чәчәкләр яратам. Гомумән, барлык хатын-кызлар да чәчәкләр яратадыр.
Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты директоры Ләйлә Сәйфуллина:
– Бәйрәмнәрдә кәефләр яхшы. Барлык якыннарым бәхетле, сау-сәламәт булсыннар дип телим. Чәчәкләр яратам.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев