Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулылы шигырь җыентыгын нәшер иткән

Баулы шәһәрендә яшәүче 84 яшьлек Нурулла Гайнетдиновның икенче китабы дөнья күргән. Анда тормыш иптәшенә, кызына, оныкларына, туганнарына һәм якташларына, туган авылы Хәнсевәргә багышлап язган шигырьләре урын алган.

Хезмәт ветераны Нурулла Гайнетдинов былтыр күптәнге хыялын тормышка ашырды: иҗат җимешләре шактый җыелгач, кызы һәм кияве тәкъдиме белән беренче җыентыгын нәшер итте. Ул вакытта ук Нурулла ага тагын бер китаплык шигырьләре булуын әйткән иде. Һәм менә быел, озакка сузмыйча, тагын бер җыентыгын чыгарган. Аз тиражлы булса да, оныкларына бәяләп бетергесез бүләк, мирас ул. Ә алар исә бабалары белән бик горурланалар, безнең бабай шагыйрь, диләр. Китабы дөнья күргәнгә дә бик куанганнар.

Җыентыктагы шигырьләр, темаларына карап, төрле бүлекләргә бүленгән: “Дусларым, туганнарым”, “Тормыш иптәшемә”, “Өчьюллыклар”, “Тормыш”, “Туган ягым” бүлекләренә.

Нурулла ага беренче шигырьләрен биш-алты яшендә үк яза. Соңгы сигез-тугыз елда ныклап торып иҗат белән мавыга, шигырьләре берсе артыннан берсе туып кына тора. Тормыш иптәшенә, кызына, оныкларына, туганнарына һәм якташларына багышлап язган шигырьләре бихисап. Күңелендә булган сөенечләрен, туган авылы Хәнсевәргә булган мәхәббәт хисләрен, әрнү-сагышларын, тормыш иптәшен сагыну хисләрен шигырь юлларына сала.

Нурулла Гайнетдинов озак еллар хәзерләүләр конторасында эшләп, 67 яшендә генә лаеклы ялга чыккан. Тырыш хезмәте күп санлы мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бәяләнгән. Шулай ук ул “Фидакарь хезмәт өчен” медале, “Кулланучылар кооперациясе отличнигы” күкрәк билгесе, “12нче бишьеллык ударнигы”, “Коммунистик хезмәт ударнигы” билгеләре белән бүләкләнгән.

Фото: Ләйсән Сәетгәрәева

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев