Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулылы Регина Гатина карантин вакытында китап язган

Быелгы яз айлары барлык җир шарында яшәүчеләр, шул исәптән баулылар күңелендә дә “пандемия”, “карантин” дигән сүзләр белән тарихка кереп калды. Бик күпләрнең тормыш рәвеше, эш режимына үзгәрешләр керде. Социаль челтәрләрдән күренгәнчә, карантин вакытын бигрәк тә мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр, артистлар авыр кичерде. Алдагы язмабыз герое да – мәдәният өлкәсендә эшләүче райондашыбыз Регина Гатина. Ул карантин вакытында күңелсезләнеп утырмаган, һәр көнен иҗатка багышлап, ике ай эчендә “Карантин хроникасы” дигән китап бастырып чыгарырга өлгергән.

Моңа кадәр Регинаның социаль челтәрләрдә чыккан кыска-кыска гына хикәяләрен күпләр кызыксынып күзәтеп барды. Ул көндәлек тормышын, үзе белән килеп чыккан кызыклы хәлләрне, бүгенге көндә булган вакыйгаларны, кызык итеп тасвирлап, укучыга җиткерә барды.

– Соңгы вакытта коронавирус белән бәйле куркыныч та, шомлы да хәбәрләр булып торды, – дип сөйләде ул безгә. – Мәсәлән, шәһәр буйлап битлек, перчатка кимәүчеләрне аулау, рупор аша авыру хакында халыкны кисәтеп тору һәм башкалар, һәм башкалар... Мәсәлән, карантинның бишенче көне. Ул көннәрдә без өйдән бары тик ипи алырга гына чыгып кердек. Үзең дә төчкерергә куркасың, төчкергән кешегә дә шикләнеп карыйсың.

Регина Гатина белән кызыклы әңгәмәне “Хезмәткә дан” газетасыннан һәм Баулы телевидениесендәге “Якташлар” тапшыруының рус телендәге чыгарылышыннан карарга мөмкин булачак.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Фото: шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев