Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылы Наил Фәтхетдинов: “Кар сыннары ясау өчен күршеләрдән кар ташыйм”

Тиздән яңа ел җитүен белдереп кар сыннары барлыкка килә башлады. Баулыда яшәүче Наил Фәтхетдинов ел саен үз йорты янында зур итеп кар сыннары ясап куя. Ул быел да үзенең матур гадәтенә тугъры калган.

Йортның урам ягында ерактан ук киләсе ел символы- аждаһа, Кыш бабай һәм Кар кызы сыннары күренеп, үзенә тартып тора. Якынрак барсам, Наил абый үзе дә шунда икән. Һәрвакыттагыча күршеләре капка төбендәге карны “урлап” маташа.
– Менә шулай тирә-күршеләрнең капка төпләрендәге карларны да ташып бетерәм мин. Быел кар бик күп булмады бит башта. Аннары җепшек кар булды, – дип сөйләнә- сөйләнә зур көрәге белән сулы савытка кар китереп салды ул. – Шушы карны су белән бераз чылатам да, сыннарны ясыйм. Быелгы аждаһа елының символын интернеттан карадым. 
Быел Наил Фәтхетдинов сыннарны биегрәк тә, зуррак та итеп ясаган. Зур сыннар табигый шартларга чыдамрак була дип аңлатты ул.
– Яңа ел бәйрәмнәренә балалар, оныклар кайта. Аларны зарыгып көтәбез. Бездән читтә яшиләр, – ди Наил Фәтхетдинов. – Оныкларым сөенә минем сыннарны күреп. Шулар янында фотога төшәбез, матур истәлек булып кала. Әле Кыш бабай белән Кар кызын ясап бетермәдем. Вакыт бар, ашыкмыйм. Салкын көннәрдә чыгып булмады. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев