Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулылы: “Истә тотам, горурланам!”

“Баулы-информ” редакциясенә фронтовиклар, сугыш чоры балалары турындагы язмалар күп килә. Салих авылыннан Гөлия Зариева Бөек Ватан сугышында катнашкан бабасы Гали Зари улы Зариев хакында язып җибәргән.

Бу – үлеләргә түгел!

Бу – тереләргә кирәк!

Бабам белән әбием турындагы хәтирәләремнең башында урын алган  әлеге юллар – бөек шагыйрь Роберт Рождественский каләменнән. Алар хәзерге буынга тыныч тормыш хакына гомерләрен биргән Җиңү солдатларын онытмаска кирәклеген бик төгәл искәртә. Нәкъ менә шул гади солдатлар-сержантлар ярдәмендә XX гасырның иң кырыс сугышында фашизм җиңелде. Алардан башка илебез дә, без үзебез дә булмас идек.

Бу бик шәхси язма булса да, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, бабам Гали Зари улы Зариев турында язарга булдым. Мин аның турындагы мәгълүматны бөртекләп җыйдым. Бабамның улы, минем әтием, 1940 елда туа, һәм ул, билгеле инде, үзенең әтисе турында бернәрсә дә сөйли алмады, чөнки бабамны кызыл Армия сафларына алганда, ул сабый гына булган.

Гали Зари улы Зариев 1905 елда ТАССРның Баулы районы Салих авылында указлы мулла гаиләсендә дөньяга килә. Әтисен, гаиләнең кайбер башка әгъзалары кебек үк, репрессиялиләр. Бабам өч ир һәм дүрт кыз арасындагы өлкән малай була. Яшь Галине әтисе, ихтимал, Бөгелмәгә ислам дини мәдрәсәсенә укырга җибәрә. Укуны тәмамлагач, туган авылына кайтып, ул заманның һәр почмагында оешкан колхоз-совхозларның берсендә хезмәт итә. 1927 елда ул әбием Хәдичә Насыйбулла кызы белән гаилә кора. Бер-бер артлы балалары  туа: кыз, кыз, малай, малай.

Авыл картлары сөйләвенчә, сугыш елларында әбием өлкән, унөч яшьлек кызы белән таңнан караңгыга кадәр басуда яисә фермада эшли. Ул ачлыкны да, суыкны да кичерсә кичерә, әмма ике кызын һәм ике улын ялгызы үстереп, тәрбияләп чыгуга ирешә.

Бабамны Баулы район хәрби комиссариаты Бөек Ватан сугышы башында чакырта. Ул, миллионлаган пехотачының берсе буларак, сугышның бөтен газап-авырлыкларын күрә. Ленинградны саклаган 59нчы армиянең 65нче укчы дивизиясе 38нче укчы полкында хезмәт итә. Нева ярындагы Ленинград шәһәре камалышын нинди бәягә булса да өзү өчен көрәшкән бу бүлекчәләр зур югалтулар кичерә. 1943 елның 19 августында рядовой-укчы Зариев Новгород (хәзер Ленинград) өлкәсе Чудово районы Кипрово авылы янындагы иң канкойгыч бәрелешләрнең берсендә һәлак була. Ул шунда, авылдан 2 чакрым ераклыкта җирләнә.

Бабам – сугыштан кайтмый калган батырларның берсе, аның турындагы истәлекне  балаларга һәм оныкларга да тапшырасым килә.

Миндә бабам белән әбиемнең фотосурәте бар, мин аны кадерләп саклыйм. Аларның йөзләренә күз салыгыз әле: бу кешеләр – Бөек Ватаныбыз тарихының бер өлеше.

Гөлия Зариева, Салих авылы

ФОТО: ГӨЛИЯ ЗАРИЕВА ШӘХСИ АРХИВЫ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев