Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылы ялган таныклык белән йөргән

Баулыда интернет аша ялган машина йөртү таныклыгы сатып алган ир-ат тоткраланган.

Дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге хезмәткәрләре 41 яшьлек ир-ат идарә иткән автомобильне туктаткан, аның машина йөртү таныклыгы ялган булып чыккан. Ведомство мәгълүматына караганда, моңа кадәр ул, транспорт чарасын узган өчен, машина йөртү таныклыгыннна мәхрүм ителгән булган. Ир-ат ялган таныклыкны интернет аша 30 мең сумга сатып алган. Җинаять эше кузгатылган, ир-ат тоткарланган. 
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, белә торып ялган документ кулланган өчен, РФ Җинаятьләр кодексының 327нче маддәсе 3нче өлеше нигезендә, бер елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза каралган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев