Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулылы гади шоколадтан төрле фигуралар ясый

Баулыда яшәүче Айгөл Хәбибуллина декрет ялы вакытында да үзенә шөгыль тапкан. Ул шоколадтан коеп төрле фигуралар ясый.

Айгөл кондитерлык һөнәрен Баулы лицеенда алган. 2009 нчы елда уку йортын бетергәч, балалар бакчасында эшләгән. Яшь кондитер соңгы вакытта төрле тортлар, шоколадтан коеп фигуралар ясау серләренә дә өйрәнгән.

–Нинди эшкә алынсаң да, иң беренче чимал табарга, дөрес һәм төгәл кагыйдәләрне үтәргә өйрәнергә кирәк, – дип сөйләде яшь кондитер. – Шоколад белән эшләгәндә дә шулай. Беренчедән ул сыйфатлы булырга тиеш. Мин бельгийский шоколад алам. Икенчедән, шоколад фигурасын үз кулларың белән ясау өчен төрле силикон формалар, төрле шоколад, пленка һәм азык буяулары кирәк булачак.

Без Айгөл белән сөйләшкән арада, ул бер савытка кара төстәге шоколад салып, аны микродулкынлы мичтә берничә этап белән җылытып, болгаткалап торды. Савытта эрегән шоколадны болгата-болгата махсус термометр ярдәмендә утыз градуска кадәр суытты.

– Шоколад массасы 30 градуска кадәр суынмаса, фигуралар килеп чыкмаска мөмкин, – дип аңлатты ул. – Массаны формаларга салгач, аларны бераз селкеткәләп алырга кирәк, шул рәвешле, булачак татлы сыннарда куыклар барлыкка килми, катнашма тигез бүленәчәк.

Формаларга салынган шоколад сыннарын ничек һәм нинди шартларда суытырга? Ничек итеп төс кертергә һәм буярга? Бу хакта тулырак "Хезмәткә дан" газетасы битләрендә укырга һәм Баулы телевидениесендә карап белергә мөмкин.

Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев