Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылы Фәнүзә Айдагулова: “Мин гомеремдә сәхнәдән бер генә айга китеп, башка эшкә күчеп карадым. Сәхнәсез үләм икән!”

Сәхнәгә шундый “береккән” кешеләр була, алардан башка бер генә бәйрәм чарасы да күз алдына килми. Баулының мәдәният хезмәткәрләре арасында шундый кешеләрнең берсе – ул район мәдәният йорты каршында эшләп килүче автоклуб мөдире Фәнүзә Айдагулова. Ул гомеренең илле елын сәхнәгә багышлаган.

Яңа ел, Сабан туйлары, Сабантуйга яулык-бүләк җыю, “Уңыш” бәйрәме, авыл хуҗалыгы ярминкәләре, авылларда ындыр табакларындагы концертлар, шәһәрнең мәдәни мохит проекты чыгышлары һәм башка шундый бәйрәмнәр хакында сүз бара икән, күз алдына чын күңеленнән елмайган, халыкка тугры хезмәтендә булган Фәнүзә ханым Айдагулова килә. Нинди генә бәйрәм чарасы булса да, тамашачы ул җитәкләгән “Умырзая” җыр һәм бию ансамбле чыгышын яратып көтеп ала, кайнар алкышлар бүләк итә.

– Мин Башкортстан кызы. Октябрьский шәһәрендә урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, укытучым тәкъдиме белән Алабуга мәдәни-агарту училищесын тәмамладым, – дип сөйләде үзе хакында Фәнүзә ханым. – Уку йортын тәмамлагач, юллама нигезендә Кызылъяр авылы мәдәният йортына эшкә җибәрделәр. Анда биш ел эшләргә тиеш идем, унбиш ел үткәнен сизми дә калганмын. Аннан бию түгәрәкләре оештыру, бәйрәмнәр алып бару сәләтемне күреп алып, район мәдәният йортына эшкә чакырдылар. Шуннан соң, сәхнәдә булуыма тиздән илле ел тула.

Ни өчен Фәнүзә Айдагуловага ике бүлмәле фатир биргәннәр? Нинди мактауларга лаек булган? Ни өчен ул биюне үзенең сулышы, ипие дип атый? Нинди планнар кора? Сәхнә кыйммәтен аңлау өчен эшеннән бер айга китеп, сак хезмәтенә кергән, анда нинди хисләр кичергән?

 Бу хакта тулырак Баулы телевидениесенең “Якташлар” тапшыруында карарга һәм “Хезмәткә дан” газетасында укырга мөмкин булачак.

 

Фото: шәхси архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев