Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылы Николай Егоров бар җирдә тәртип ярата

Бүген Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Бу йортларга һәм ишегалларына хезмәт күрсәтүчеләрнең һөнәри бәйрәме.

Николай Егоровның торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт стажы – 17 ел. Ул – “Комфорт” предприятиесендә эшләүче тәҗрибәле слесарьларның берсе.

– Мин торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә мәктәпне тәмамлауга ук эшли башладым, махсус укымадым – дип башлады сүзен Николай Алексеевич. – Шулай да минем остазым бик яхшы булды – мине слесарь эшләренә Геннадий Родин өйрәтте.

Николай Егоров яшәү дәверендә һөнәрен күп тапкыр алыштырып караган, шулай да берничә ел элек слесарь эшенә кире әйләнеп кайткан. Язмабыз герое сүзләренә караганда, аның эше порывларны бетерүдән, канализация һәм җылыту системаларын ремонтлаудан гыйбарәт. Бер көн дәвамында слесарь унлап заявка буенча бара.

– Без халык белән эшлибез, көн дә яңа кешеләр белән очрашабыз. Миңа эшем ошый, – ди Николай Алексеевич. – Өстәвенә, мин үзем бар җирдә тәртип яратам. Читекченең читеге юк, дип әйтәләр. Бу сүзләр миңа туры килми. Минем фатирымда бар кран да төзек, тәртип булу – минем өчен мөһим.

Николай Егоров Баулыда туып үскән, тормыш иптәше белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Күптән түгел ул 55 яшен билгеләп үткән. Эшендә аны намуслы, җаваплы хезмәткәр, яхшы гаилә башлыгы һәм ата буларак хөрмәт итәләр.

Ләйсән Галимова

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев