Баулылы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Баулы шәһәрендә яшәүче ветеран Хәлимә Әгъзам кызы Габделхакова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Хәлимә Әгъзам кызы озак еллар Баулы УБРында эшләгән.
Тормыш иптәше белән 49 ел бергә яшәп, өч лаеклы бала үстергәннәр. Алар хәзер Хәлимә Әгъзамовнаның төп таянычы, аның 5 оныгы һәм 6 оныкчыгы бар.
Ветеранны истәлекле вакыйга белән Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Илмира Хөснуллина котлады.
Чыганак: bavly.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев