Баулыларның коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары зур
Баулы шәһәре һәм районы идарәче компаниясе коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләргә киңәш итә.
“Агымдагы елның 1 гыйнварына булган мәгълүмат буенча, район халкының коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 50 миллион сумнан артып киткән, – дип сөйләде “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә “Баулы шәһәре һәм районы идарәче компаниясе” ЧҖҖ җитәкчесе Руслан Хәбибуллин. – Соңгы айларда бурыч күләме аеруча артты”.
Идарәче компания җитәкчесе коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләргә киңәш итә һәм аларны дәүләт хезмәтләре порталы аша да түләп булуын искәртә.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев