Баулыларның ярдәме кирәк
Янгыннан соң, Баулы районында кем икәнлеге билгеле булмаган ир-ат мәете табылган.
Татарстан тикшерү идарәсенең Азнакай районара тикшерү бүлеге “Бораулаучы-2” бакчачылык ширкәтендә янгын сүндергәндә ир-ат мәете табылуын хәбәр итә.
Хәбәрдән күренгәнчә, 2022 елның 5 маенда иртәнге сәгать биштә “Бораулаучы-2” бакчачылык ширкәтендәге 19нчы бакча йортында (Баулы шәһәренең Әхмәтҗанов урамындагы 33нче йорттан төньяккарак таба) чыккан янгынны сүндергәндә, ир-ат мәете табылган.
Азнакай районара тикшерү бүлеге вәкилләре баулыларга бу бакча участогы хуҗасын һәм янгында табылган ир-атның шәхесен ачыклауда ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Бәлки, бу чорда берәр кешенең туганы, танышы, дусты югалган булгандыр. Тикшерү өчен файдалы мәгълүматка ия булучы кешеләрнең Азнакай районара тикшерү бүлегенә хәбәр итүләре сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев