Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыларны озын яллар көтә

Февральдәге өч көнлек ял сизелмичә дә узып китте.

Безне киләсе атнада ук тагын озын яллар көтә. 2024 елга расланган производство календаре нигезендә, март аенда да рәттән өч көн: 8 еннән 10ына кадәр ял итәчәкбез. Бәйрәм көне – 8 март җомгага туры килгәнлектән, 7сендә эш көне 1 сәгатькә кыскарачак.

Моннан тыш быел апрель-майда, Яз һәм Хезмәт бәйрәме билгеләп үтелү сәбәпле, 28 апрельдән 1 майга кадәр, аннан соң Җиңү көне уңаеннан – 9-12 майда ял итәчәкбез. 12 июнь – Россия көне чәршәмбегә туры килә. Ноябрь аенда Халыклар бердәмлеге көне бәйрәм ителү сәбәпле – 3 һәм 4 ноябрьдә рәттән ике көн ял булачак. 

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев