Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыларны мичләрдән файдаланганда сак булырга өндиләр

Беренче салкыннар башланып, җылыту приборларыннан файдалана гына башлаган вакытларда, янгын чыгу куркынычы аеруча арта.

Күпләр җәен приборлардан файдалану күнекмәләрен онытып җибәрәләр, саклык чараларын күрмиләр. Өстәвенә мичләр дә, вакыт үтү белән, яраксыз хәлгә килергә мөмкин. 
Баулы районы 109нчы янгын сүндерү часте начальнигы Илдар Галиев “Баулы-информ” редакциясенә хәбәр иткәнчә, узган атнада Татарстанда, мичтән дөрес файдаланмау сәбәпле чыккан янгыннарда тугыз кеше һәлак булган. 
Баулыларга шуны искәртәләр: җылылык сезонын башлар алдыннан, мичләрне яхшылап тикшереп чыгарга, төтен юллыкларын чистартырга кирәк. Төзек хәлдә булмаган мичләр, каминнар һәм төтен юллыкларыннан файдаланырга ярамый.

Фото: freepik.com


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев