Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулыларның интернет турындагы фикерләре

Хәзерге заманда тормышыбызны интернеттан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Социаль челтәрдәге мәгълүматка караганда, Россиядә 110 миллионнан артык кеше интернеттан файдалана. Юкка гына 2022 ел Татарстанда “Цифрлаштыру елы” дип игълан ителмәгән.

Илдәге барлык яңалыклар, электрон документ әйләнеше һәм башка бик күп төрле миллионлаган операцияләр секунд саен башкарылып тора. Интернет челтәренә зурлар гына түгел, мәктәп укучылары да, хәтта кечкенә балалар да керә. Без баулылардан интернетның уңай һәм тискәре яклары турында сораштык.

Андрей Костриков:

– Безнең заманда интернеттан башка яшәп булмый. Аны даими кулланабыз. Социаль челтәрләрдә битем бар, ватсап кушымтасы аралашу өчен файдаланырга уңайлы.

Гөлчәчәк Галиева:

 Интернеттан файдаланабыз. Һәм бик еш. Музыка тыңларга, фильм карарга уңайлы. Телевизорны күптән карамыйм, дип әйтергә мөмкин.

Рада Прыгунова:

Бүгенге тормышны телефон, планшет һәм компьютерлардан башка күз алдына да китереп булмый. Кечкенә балалар да телефоннан ничек файдаланырга икәнен белә. Кая һәм ничек басарга икәнен дә тиз отып алалар, интернеттан теләсә нинди мәгълүматны таба беләләр. Ә куркынычсызлыкка килгәндә, шәхсән без балалар өчен махсус программалар һәм мультиклар кулланабыз.

Атлас Галимов:

 Интернеттан көн саен файдаланабыз. Интернет ярдәмендә кирәкле мәгълүматны табуы тиз һәм уңайлы. Соңгы берничә елда мин барлык түләүләрне Дәүләт хезмәтләре порталы аша түлим. Биш-алты квитанцияне санаулы минутлар эчендә түләп тә куясың. Ә куркынычсызлык ягыннан, мин шикле сайтларга кермим.

Гөлшат Шәрипова:

 Минем эшем интернет белән бәйле. Яңалыклар һәм мәгълүматны интернет аша алам. 2022 ел Татарстанда цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Бу ел тагын да күбрәк мөмкинлекләр ачачак.

Пётр Осипов:

Яшләрдән калышырга ярамый! Мин үзем шәхсән барысын да Дәүләт хезмәтләре порталы аша түлим. Интернет мөмкинлекләрен махсус өйрәндем һәм үзләштердем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев