Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулыларга машина тәгәрмәчләрен алыштырыр вакыт

Октябрь-ноябрь айларында кыш якынаюны беренче яуган кар хәбәр итә. Синоптиклар фаразларына караганда, Баулы районында да алдагы көннәрдә һава температурасы түбәнәю көтелә, нәтиҗәдә юлларда бозлавык булырга мөмкин.

Көзге-кышкы чорга кергәндә иң борчылган кешеләр – машина йөртүчеләрдер. Чөнки бу вакытта беренче бозлавыклар барлыкка килә. Автомобильчеләр беренче эш итеп транспортны төзеклеккә тикшертү һәм җәйге резинаны кышкыга алмаштыру хәстәрен күрә башлыйлар. Бу чорда һәр техник хезмәт күрсәтү станциясендә дә иртәнге сәгатьләрдән эш кайный. Алексей Войнаков автослесарь булып эшли. Аның сүзләренчә, тәгәрмәчләрне вакытында алыштырырга кирәк. Аның оста куллары аша көненә дистәләгән машина үтә.

– Машина тәгәрмәчләре төрле, кайвакыт бик искергәннәре дә очрый, – дип сөйләде безгә Алексей Войнаков. – Андыйларны кичекмәстән алыштырырга тәкъдим итәбез. Җәйге тәгәрмәчләрне кар яуганчы ук кышкыга алыштырырга кирәк. Бүгенге көндә эш күп, машиналар бер-бер артлы кереп тора.

Шәхси эшмәкәр Зөлфия Ганиева техник хезмәт күрсәтү станциясе җитәкчесе. Аның сүзләренчә, кар яуганчы машина тәгәрмәчләрен алыштырмаучылар үзләренең дә, башкаларның да гомерләрен куркыныч астына куялар. Бер машинага хезмәт күрсәтү өчен кырык минуттан бер сәгатькә кадәр вакыт сарыф ителә ди ул. Шулай итеп, көне буена 10-15 машина кабул итәләр.

Баулы районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәмис Галиев сүзләренчә, юлларда беренче бозлавыклар булганда машина йөртүчеләргә дистанцияне сакларга, юл һәм һава шартларын исәпкә алып, шул шартларга туры килә торган тизлек белән хәрәкәт итәргә кирәк. Тәгәрмәчләрнең берсе җәйге, икенчеләре кышкы булуы да һәлакәт килеп чыгу куркынычын арттыра. Шулай ук резинаның тузу дәрәҗәсен дә аерым контрольдә тоту зарур. Энәләре коелган кышкы тәгәрмәчләр хәзерге бозлавыклы  юлларда аеруча куркыныч. Юлга чыкканчы, тәгәрмәчләрнең тәртиптә булуын күзәтергә киңәш итәбез. Әлегә Баулы районында бозлавык белән бәйле бер юл-транспорт һәлакәте дә теркәлмәгән.

Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев