Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулыларга канализация торбаларына сак карашта булулары сорала

Баулының “Водоканал” предприятиесе баулыларны канализация торбаларына сак карашта булырга чакыра.

“2022 елда районда торбалар тыгылу саны, 2021 ел белән чагыштырганда, 28 процентка артты, – дип хәбәр итте “Водоканал” предприятиесе җитәкчесе Рафаэль Шәймәрданов. – Канализация торбаларын чистартканда, безнең хезмәткәрләр нинди генә чүп-чарга тап булмый. Хәтта песи балалары да була! Канализация – чүп савыты түгел. Кайбер кешеләрнең шундый гамәлләре нәтиҗәсендә торбалар еш тыгыла”.

Предприятие мәгълүматына караганда, 2021 елда районда канализация торбалары тыгылуның 1379 очрагы теркәлгән, ә былтыр исә шундый 1768 очрак булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев