Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулыларга Кадер кичәсе турында

Рамазан аеның соңгы ун көнлеген вакларга керештек. Көтеп алган, санаулы көннәр тиз уза. Рамазан аена туры килгән иң гаҗәп, иң хикмәтле кадер киче бар. Бу хакта газета укучыларыбызга Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр Хәмитов аңлатып үтте.

Кадер кичәсенең вакытын төгәл билгеләп яки сиземләп буламы?
– Коръәндә бу төннең мөбарәк Рамазан аена туры килүе турында белгертелә, ләкин кайсы төн икәне ачык әйтелми. Шуңа күрә бу мәсьәлә буенча төрле фикерләр бар. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә: “Кадер кичәсен Рамазанның соңгы ун көненең так көннәрендә эзләгез” дигән сүзләре бар. Безнең Хәнәфи мәзһәбе галимнәре аны Рамазан аеның 27нче көненә каршы кич дип белдерәләр. Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Рамазан аеның соңгы ун көнендә игътикяф кылган, ягъни мәчеттә торып, күп гыйбадәтләр һәм догалар кылган. Игътикяф кылып, үзебезнең күңелләребезне сафландырабыз, йомшартабыз, Аллаһы Тәгаләгә якынаябыз.

 

Кадер кичәсендә нинди билгеләр бар? Аларны тоеп буламы?
– Ул кичә аяз була, артык суык та, эссе дә булмый, каты җил исми. Кадер кичәсе тын һәм нурлы була. Бу кичтә мөэминнәр аерым бер тынычлык һәм мәрхәмәт тоялар. 

 

Кадер кичендә нинди дога яки сүзләрне кабатларга кирәк?
– Гайшә анабыз (Аллаһ аннан разый булса иде) Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән сорады: “Йә Расүлуллаһ! Әгәр мин Кадер кичәсенә ирешсәм, нәрсә әйтим?” Аллаһның Расүле аңа әйтте: “Әллаһуммә иннәкә Гафуун Кәрим. Тухиббуль-гафвә, фәгфу ганни” (“Йа Аллаһ, Син – Гафу итүче, Юмарт, гафу итәргә яратасың, гафу ит мине, гөнаһларымны ярлыка”), – дип дога кыл”, – диде.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев