Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулыларга гражданлык оборонасы турында мәълүмат

Баулы районы террорчылыкка каршы комиссиясе һәм гражданлык оборонасы штабының киңәйтелгән утырышы булды.

Баулы районы террорчылыкка каршы комиссиясе утырышында террорчылык актларын булдырмау һәм террорчылык куркынычы аеруча янаган объектларда, шулай ук Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссариаты объектында уяулыкны арттыру чараларын уздыру буенча өстәмә чаралар турындагы мәсьәләләр каралды. Очрашуда Баулы районы гражданлык оборонасы әзерлеген арттыру мәсьәләсе хакында да сүз барды.

Безнең район территориясендә террорчылыкны булдырмау буенча стандарт чаралардан тыш, тагын шунысы билгеләп үтелде: районда пилотсыз очу аппаратлары күргән очракта, тиз арада бу хакта Баулы районы хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәк.

Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта, халык иминлеген тәэмин итү максатыннан, яшеренү өчен, идарәче компанияләр предприятиеләренә подвал биналары әзерләргә кушылды.

Шикле кешеләр яки предметларга юлыккан очракта, хокук саклау органнарына яки районның ашыгыч хезмәтләр телефоннары аша хәбәр итәргә кирәк.

ТЕРАКТ ӘЗЕРЛӘНҮ ЯКИ БУЛУ ТУРЫНДА ҺӘМ БАШКА ГАДӘТТӘН ТЫШ ХӘЛЛӘР ХАКЫНДА ХӘБӘР ИТҮ ӨЧЕН АШЫГЫЧ  ҺӘМ МАХСУС ХЕЗМӘТЛӘРНЕҢ ТЕЛЕФОН НОМЕРЛАРЫ.

Шалтыратканда, мөмкин кадәр тынычлык саклап сөйләшү, исемегезне һәм кайда икәнегезне әйтү зарур.

Россия эчке эшләр министрлыгының Баулы районы бүлеге дежур часте телефоны: 8 (85569) 5-13-02;

Баулы районында бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте телефоны: 8 (85569) 5-17-23 яки ашыгыч хезмәт телефоны: 112;

РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР идарәсе Бөгелмә шәһәрендәге бүлекчәсе телефоннары: 8 (85594) 4-32-05, 4-31-68, 4-33-05;

• Баулы шәһәр прокуратурасы телефоны: 8 (85569) 5-51-53;

Татарстан республикасы Баулы районы террорчылыкка каршы комиссиясе телефоны: 8 (85569) 6-07-23.

Башка кешеләрнең гомере һәм сәламәтлеге сезнең гамәлләрнең эзлеклелегенә бәйле булырга мөмкин.

Террорчылык актлары турында күрәләтә ялган хәбәр биргән өчен, җинаять җаваплылыгы каралган!

Утырышта Баулы районындагы барлык предприятиеләр җитәкчеләренә оешмалар территориясендә пропуск режимы үтәлүне, штат режимында сак һәм видео күзәтү системалары эшләвен контрольдә тотарга кушылды. Район предприятиеләрендә хезмәткәрләр белән гражданлык оборонасы темасына инструктаж уздыру зарурлыгы ассызыкланды. Оешмаларда гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта яшеренү урыны булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев