Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыларга бәрәңге сабагын кая куярга?

Ел саен бер үк хәл кабатлана: бакча эшләре тәмамлангач, шәхси секторда яшәүчеләр бәрәңге сабагы яндыра башлый яки аларны чүп контейнерларына ташлый. Кайберәүләр аларны чүп савыты булмаган җиргә дә калдырып китә.

Владимир Сарапулов күптән түгел Баулыдан йорт сатып алган. Тик, йортыннан ерак түгел җирдә законсыз чүплеккә тап булып, гаҗәпкә калган. Бакчаларны җыештыру эшләре башлангач, ул чүплек күзгә күренеп үскән.

– Садовая тыкрыгында яшибез. Безнең территориягә чүп-чар ташлап китүләре бер проблемага әйләнде. Күз каршыңда тау кадәр чүп өемен күрү бер дә күңелле хәл түгел. Ә соңгы вакытларда, торбалар тишелеп, су да агып ята башлады. Һәм гомумән, биредә бер дә җыештырмыйлар. Элек трактор килә иде әле, хәзер юк.

Моңа кадәр, пактеларга тутырылган чүпләрне чүп җыю машинасы алып китә торган булган. Якындагы торба тишелеп, су агып ята башлагач, чүп җыю мәйданчыгы сазлыкка әйләнгән, чүпне алып китми башлаганнар.

– Менә шуңа безнең чүп җыю урыны бассейнга әйләнде дә инде. Күптән түгел игътибар иттем: җирдә су чыгып ята, – дип, торба тишелгән урынны күрсәтте Владимир Сарапулов.

Торба тишелү белән бәйле хәлгә ачыклык кертү өчен, “Водоканал” предприятиесенә мөрәҗәгать иттек.

– Бүгенге көндә бездә 14 урында торба тишелгән, – дип сөйләде “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә “Водоканал” директоры Рафаэль Шәймәрданов. – Коммуникацияләр бик иске (50-60 елгылар), шәһәрнең түбәнге өлешендә аеруча. Мөмкинлектән чыгып, ул аварияләрне бетереп торабыз. Агымдагы эшләр дә күп. Алга китеп булса да, шуны әйтәм: киләсе елда бездә “Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү” программасын тормышка ашыру күздә тотыла. Безнең район коммуникацияләрне алыштыру буенча федераль программага кертелгән. Бездә 47 чакрым чамасы коммуникация алыштыру планлаштырыла. Бу эш, нигездә, шәһәрнең түбәнге өлешендә һәм шәһәр үзәгендәге ике катлы йортларда башкарылачак. Кабатлап әйтәм: тишелгән торбаларны, мөмкинлектән чыгып,  ремонтлап торабыз.

Владимир Сарапуловның тагын бер борчуы бар: бәрәңге сабакларын кая куярга белми – ташларга да, яндырырга да ярамый.

– Кешеләр аптырашта, нишләргә тиеш алар? Бу сорауга җавап табасым килә. Яндыра башласаң, янгын сүндерү частеннан килеп, штраф салалар. Чүп контейнерына ташласаң да штраф. Аңлатсыннар алайса, безгә нишләргә? – ди ул, ачынып.

Бу көннәрдә социаль челтәрләрдә дә бу хакта кызу бәхәсләр бара:

1. Хөрмәтле шәһәрлеләр! Бәрәңге сабагы яндырып, кеше агулаудан кайчан туктыйсыз инде! Балалар ишегалдына чыга алмый, һава суларлык түгел. Ул чүпне чүп машинасына салып җибәрергә яки җиргә күмәргә була бит, ник яндырырга? Шәхси секторда яшәп, керне өйдә киптерергә мәҗбүрбез, янган ис кергә дә сеңә. Бөтен җирдә – шул ис. Гарык бу хәлдән! Шәһәр администрациясе, тиешле органнар кая карый? Шәһәребез матур, чиста, ә һавасына чыдарлык түгел...

2. Шәхси секторда көне буе шушы ис! Администрация бу мәсьәләне хәл итәргә тиеш. Мәсәлән, көз көне бәрәңге, яшелчә сабаклары өчен махсус контейнер куеп, алып китеп була торгандыр бит. Алайса, яндырырга да, ташларга да ярамый. Ә үзебезгә махсус полигонга илтү кыйбатка төшә.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев