Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулыларга – баллы торт

Бүген, 20 июльдә, Халыкара торт көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, җайлы гына пешерелә торган баллы торт рецепты тәкъдим итәбез. Баллы торт камырын, гадәттә, “су мунчасы” ярдәмендә әзерлиләр. Бу рецепт белән пешергәндә исә ул кирәк түгел.

Камырга:

2 йомырка

100 грамм ак май

150 грамм шикәр комы

3 аш кашыгы бал

1 чәй калагы сода

3 стакан он

Кремга:

1 литр кибет каймагы

1 стакан шикәр пудрасы яки 8 аш кашыгы куертылган сөт

 

Эш барышы:

Башта савытка шикәр комы, бал һәм ак май салып, сүрән утка куябыз һәм яхшылап болгатабыз. Шикәр комы белән май эреп беткәч, чәй содасы кушабыз һәм, болгатып, тагын бераз утта  тотабыз. Көеп китмәсен өчен, бертуктаусыз болгатып торабыз. Ул алтынсу төскә керә башлагач, уттан алабыз. Бераз суынгач, йомырка өстәп болгатабыз, он кушып, йомшак камыр басабыз. Камырны бераз ял иттергәч, 5-6 кисәккә бүлеп, һәрберсен 3-4 миллиметр калынлыкта җәябез. Тигез пешсен өчен, чәнечке белән тишкәләп чыгабыз. Духовкада йөзе килгәнче пешереп алабыз. Һәр камырны сөлге белән каплап торабыз. Кремы да бик җайлы: кибет каймагына шикәр пудрасы яки куертылган сөт  салып кына болгатасы.

Камыр араларына крем сөртеп, тортны җыябыз. Бер коржикны берничә кисәккә ваклап, өстеннән уклау белән тәгәрәтеп, ваклыйбыз. Аны тортның кырларына һәм өстенә сибәбез. Өстен исә һәркем үзе теләгәнчә бизи ала. Тәмле булсын!

Игътибар! Хуҗабикәләрнең эшен бераз гына булса да җиңеләйтү максатыннан, “Хезмәткә дан” газетасында “Тәмлекәй” рубрикасы эшли. Без анда сез җибәргән рецептларны куябыз. Сез безгә үзегез әзерли торган ризыкларның рецептларын, фотосурәтләрен җибәрә аласыз. Салат, аш, икенче ризык, камыр ашлары, кайнатмалар – күңелегез ни тели, шуны җибәрегез. Рецептларны һәм фотосурәтләрне редакциягә (Баулы, Пионер урамы, 9) китереп бирергә, 89178745619  (ватсап, макс) номерына яисә электрон адреска (saet77@mail.ru)  җибәрергә була.

Фото: Ләйсән Сәетгәрәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев