Баулылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны дәвам итәләр
Тәртип бозу фактлары турында төрле хезмәтләр җитәкчеләре катнашында узган атналык киңәшмәдә сүз барды.
Соңгы бер атна эчендә районыбызда, юл хәрәкәте иминлеген бозган өчен, 29 шофёр һәм җәяүле административ җаваплылыкка тартылган. Бу хакта Россия эчке эшләр министрлыгының Баулы районы бүлеге дежур часте начальнигы Илнур Шәрәфиев хәбәр итте. Спикер сүзләренчә, бер атна эчендә транспорт белән айнык булмаган хәлдә идарә итүче бер машина йөртүче дә ачыкланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев