Баулылар җәй көне азрак китап укый
Китапханә хезмәткәрләре ел әйләнәсе үз эшләрен нәтиҗәле һәм район халкына файдалы, мәгълүматлы итеп оештыра. Җәй айларында да китапханәләрдән укучылар өзелми.
“Җәйге вакытта үзәк китапханәгә даими рәвештә иллеләп укучы йөри, – ди китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Гүзәл Вәлитова. – Көз, кыш һәм яз айлары укучыларыбыз тагын күбәеп 80 – 90 га җитә. Җәйге чорда без күбрәк райондашларыбыз өчен ачык һавада төрле әдәби- мәдәни чаралар үткәрәбез.”
Исегезгә төшерәбез, 9 июньнән Баулыда “Мәдәни мохит” проекты янә старт алды. Әлеге проект кысаларында да үзәк китапханә һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре оештырган чараларда катнашырга мөмкин.
Индира Сәйфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев