Баулылар хата таба ала
Республикада яшәүчеләрне татар телендәге элмә такталардагы хаталарны ачыклауга җәлеп итү конкурсы үткәрелә.
Баулы районы рәсми сайты хәбәр итүенчә, татар телендәге элмә такталарда, топографик тамгаларда, юл күрсәткечләрендә һәм торак йортлар аншлагларында хаталарны ачыклау буенча конкурс татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча ТР Рәисе каршындагы комиссия тәкъдиме белән оештырыла. Ул 2023 елның 1 ноябренә кадәр үткәрелә.
Бәйгедә катнашу өчен, татар телендәге элмә тактадагы хатаны фотога төшереп (кайсы оешма булуы күренергә тиеш), телефондагы “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы мобиль кушымтасында “Атамаларда һәм язуларда хаталар” категориясендә хәбәр калдырырга кирәк. Анда оешманың төгәл адресын күрсәтү дә зарур.
Хәбәрне “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы аша җибәрү мөмкинлеге булмаса, хаталарны күрсәтеп язылган язмача мөрәҗәгатьне һәм фотоларны, оешманың төгәл адресын күрсәтеп, конкурс модераторына, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтына iyali.anrt@mail.ru электрон адресына яки түбәндәге адрес буенча юлларга ярый: 420111, Казань шәһәре, Карл Маркс урамы, 12нче йорт.
Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнә, аларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр бирелә.
Фото һәм чыганак: bavly.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев