Баулылар сынатмый
24-26 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездында районнан делегат булып Бөтендөнья татар конгрессының Баулы бүлекчәсе җитәкчесе Фәридә Зыярова һәм Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы Баулы бүлекчәсе җитәкчесе Римма Яруллина катнаштылар.
Дүрт елга бер тапкыр уза торган әлеге олы чарага илнең 53 төбәгеннән һәм 11 чит илдән барлыгы 510 делегат һәм кунак килгән.
– Бик матур чара. Аның барышында һәр кешегә аралашу, башкаларның тәҗрибәсен карау мөмкинлеге туа, – дип үз хисләре белән уртаклашты Фәридә Әмир кызы. – Әлбәттә чара үткәргәндә милли мохит, туган телебезне, гореф-гадәтләрне саклауга зур игътибар бирелә. Бигрәк тә тирә-яктагыларның ничек эшләгәннәрен карау, тәҗрибә уртаклашу мизгелләре кызыклы һәм мавыктыргыч.
– Миңа тантанада Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты тапшырылды, – дип сөенече белән уртаклашты Римма Радик кызы. – Оешмабызның эшен бәяләп, барлык Баулы “Ак калфак” оешмасы кызларына бирелгән бүләк дип кабул иттем мин аны! Алдагы көннәрдә дә уңышларга ирешергә насыйп булсын.
Фото: Римма Яруллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев