Баулылар Рәшит Әхмәтҗановны искә алды
Баулының үзәк китапханәсендә “Нечкә хисле батыр йөрәкле” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Ул Татарстанның сәнгать эшлеклесе, якташыбыз - шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановның тууына 85 елга багышланды. Анда якташыбызның иҗатын сөючеләр җыелды.
Әдәби кичә Рәшит Әхмәтҗановның тормышын, иҗат баскычлары тарихын үз эченә алды, нәфис сүзләргә, җыр-моңга бай булды. Чарага килүчеләр Рәшит Әхмәтҗанов хакында кыска гына видеоролик карап үттеләр. Анда аның туган авылы Татар Кандызы, туып-үскән гаиләсе, укыган, армия сафларында хезмәт иткән, гаиләсе, оныклары хакында мәгълүмат чагылды. Шулай ук бертуганы Илдус Әхмәтҗанов та видеосәлам юллады.
Рәшит Әхмәтҗанов шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар кичәне тагын да баетып, илһам өстәде.
Чара барышында Татарстан республикасы журналистлар Союзы әгъзасы, Баулы татар халык театры режиссеры Сәгыйть Әхмәтҗановның “Күмерләр” китабын тәкъдир итү дә булды. Әдәби кичәдә катнашучыларга, тамашачыларга автор китапларын бүләк итеп бирде.
Фото: Индира Сәйфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев