Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылар, район газетасына язылырга онытмагыз!

“Хезмәткә дан” район газетасыннан дистә еллар буе аерылмыйча, ел саен аңа язылып, гомер буе алдырып укучылар бар. Чөнки замана ничек кенә үзгәрсә дә, басма газетаның “тәмен” алар яхшы белә. Район газетасына тугъры калган укучыларыбыз белән без еш кына аралашып торабыз.

– Мин үземне белә-белгәннән алып бездә “Хезмәткә дан”район газетасын яздырдылар. Аны бигрәк тә минем Гөлҗәрия әбием көтеп алып укый. Өлкән яшьтә булса да, аның газета уку гадәте һаман бар, – дип сөйләде баулылы Фәйрүзә Шиапова. – Ул газета битләреннән район һәм республика яңалыкларын белә, элеккеге гадәте буенча, авыл хуҗалыгы турында язмаларны ярата. Аның сүзләренчә, газетаны кулга алып уку – ул үзе бер рәхәт. Әбиемнең эшләгән вакытында район газетасында алдынгы буларак еш язалар иде. Әлеге газеталар әле дә кадерләп саклана.

– Газетаны мин кечкенә чакта әти-әниләр алдыра иде. Үзем гаиләле булгач та бу гадәтне ташламадым. Хәзер кырык елга якын газетага язылабыз, – дип сөйләде баулылы Галим Гарифуллин. – Элегрәк авыл хуҗалыгы яңалыклары кызык иде, хәзер күбрәк район тормышы турында язалар. Газета кулга соңрак килеп эләгүгә карамастан, анда һәрвакыт мәгълүмат дөрес була, безгә шунысы ошый. Шулай ук республика яңалыклары да бар. Анысы да кызыклы. Үзебезнең җирле язучылар иҗаты да күңелгә хуш килә. Кыскасы, газетаны атна саен көтеп алабыз.

– Хөрмәтле укучыларыбыз, сез газетага язылып, район һәм республика тормышы белән хәбәрдар булачаксыз, – ди “Баулы-информ” мультимедиале редакциясенең абунә буенча менеджеры Гөлнара Нәбиуллина. – Әгәр дә инде сез  2023 елның беренче яртыеллыгына “Хезмәткә дан” (“Слава труду”) газетасына язылырга өлгерми калган булсагыз, абунә рәсмиләштерергә әле дә соң түгел. Район газетасына һәр айдан почта бүлекчәләрендә һәм редакциядә (Пионер урамы,9 нчы йорт) язылырга була. Белешмәләр өчен телефон: 5-64-50, 5-64-47.

Реклама 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев