Баулылар машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр
Юл хәрәкәте иминлеге муниципаль комиссиясе айнык булмаган хәлдә руль артына утыручы гражданнар турында хәбәр итте.
О.Ляпустина, Р.Мостафин, Д.Вәлиев, В.Артамонов һәм А.Поворов, автомобиль белән айнык булмаган хәлдә идарә иткәннәре өчен, 18 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге административ җаваплылыкка тартылганнар. Шулай ук аларга 30ар мең сум күләмендә штраф та салынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев