Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулылар күршеләре белән дус яши

28 май – күршеләр көне билгеләп үтелә. Әлеге дата зурлап бәйрәм ителмәсә дә, һәр кешенең көндәлек тормышында зур урын алып тора. Бүген иртән редакциягә ялгыш кына шалтыраткан баулылы Сания апа Вәлиевага да шул сорауны бирдем. Бүген бит күршеләр көне икән!

– Әйе, беләм. Менә яңа гына телефоннан җибәрер өчен күршемә матур шигырь юллары белән матур открытка эзләп утыра идем, – дип телефон аша ачылып сөйләп китте ул. – Күршелек дигән төшенчә – зур мәгънәгә ия. Безнең әти-әниләр дә гомер буе күршеләр белән матур, дус яшәделәр. Барлык гаилә бәйрәмнәре, борчулар – барысы да күршеләр белән үткәреп җибәрелде. Җәй көннәрендәге эшләр, кыш көне мал чалу вакытлары, ашка йөрешүләре – үзе бер бәйрәм була торган иде. Әниләр кул эшләре белән кич утырырга йөриләр, чәйгә алышулар... санап китсәм, бик күп булыр. Без дә шул гадәтләрне күреп, күршелек хакын белеп, тоеп үскән кешеләр. Яңа фатирыма күптән түгел генә күчендем. Бөтен күршеләрем әйбәт. Элеккеге күршеләремне дә сагынам. Еш кына кунакка барам, үзем чакырам.

Индира Сәйфуллина

 

 

Күрше хакы

Күрше хакы – Аллаһ хакы диеп,

Өйрәттеләр безне олылар.

Үсә төшкәч, без тиз төшендек

Кирәк күршеләрдән җылылар.

 

Бер-береңә туганнарың кебек.

Йомыш төшсә, шунда керәсең.

Туганыңнан ярдәм сорамыйсың,

Күршеләрең белән торасың.

 

Күрше хакы – Тәңре хакы, диеп

Әйтелмәгән юктан алынып.

Күршеңә бит һәрчак таянасың,

Туганыңа бармый ялынып.

 

Туганнарың бик еракта булса,

Күрше-күлән сиңа бик якын.

Шуңа күрә, саклап яшик әле

Күршелекнең бөек, зур хакын.

Камил Шәмсуаров. Исергәп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев