Баулылар исерек килеш руль артына утыруларын дәвам итәләр
Бу хакта редакциягә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясендә хәбәр иттеләр.
Исерек килеш автомобиль йөрткән өчен Лукичев М., Ханипова С. һәм Шибико Д. транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан бер ел да алты айга мәхрүм ителделәр һәм һәрберсенә 45 000 сум күләмендә штраф салу рәвешендә административ җаваплылыкка тартылдылар.
Дәүләт автоинспекциясе искәртә, алкоголь машина йөртүченең реакциясен киметә, хәрәкәтләр координациясен һәм юл вәзгыятен адекват бәяләү сәләтен начарайта. Бу үзең һәм әйләнә-тирәдәгеләр өчен авыр нәтиҗәләргә китергән аварияләр ихтималын арттыра. Хәтта зур булмаган алкоголь дозасы да чынбарлыкны кабул итүне сизелерлек боза, карарлар кабул итүне акрынайта һәм автомобиль белән идарә иткәндә хаталар ясау куркынычын арттыра.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев