Баулылар исерек килеш машина белән идарә итәләр
Бу хакта редакциягә Баулы районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе хәбәр итте.
А.Мифтахов һәм А.Хафизова, автомобиль белән айнык булмаган килеш идарә иткән өчен, 18 айга транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге административ җаваплылыкка тартылган. Шулай ук аларга 45әр мең сум күләмендә административ штраф та салынган.
Б.Убайдуллаев, транспорт чарасын йөртү таныклыгы булмаган килеш, айнык булмаган хәлдә автомобиль йөрткән өчен административ тәртиптә кулга алынган затларны тоту өчен махсус урында 10 тәүлеккә административ кулга алу рәвешендәге административ җаваплылыкка тартылган
Исерек килеш автомобиль белән идарә итү – үлемгә китерергә мөмкин булган хокук бозу. Ул машина йөртүченең генә түгел, ә юл хәрәкәтендә катнашучыларның да – җәяүлеләр, пассажирлар һәм башка автомобильчеләрнең – гомерен куркыныч астына куя.
Барлык машина йөртүчеләрне дә җаваплы булырга һәм беркайчан да исерек хәлдә руль артына утырмаска чакырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев