Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулылар – иң яхшылар арасында

2022 ел нәтиҗәләре буенча “Иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә” республика конкурсы җиңүчеләре билгеле булган.

Татарстан муниципаль берәмлекләр Советында 2022 ел нәтиҗәләре буенча “Татарстан республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” республика конкурсына нәтиҗә ясалган.

Баулының “Центр” территориаль иҗтимагый үзидарәсе халкы 60 мең кешедән кимрәк шәһәрләр арасында беренче урынга лаек булган. “Ватан” үзидарәсе – 4нче, “Единство” үзидарәсе 5нче урын алган.

Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров атналык киңәшмәдә “Центр” территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Люция Ивановага республика конкурсында беренче урын алу турындагы дипломны тапшырды.

Бу конкурс 2015 елдан бирле үткәрелә. Ул территориаль иҗтимагый үзидарәләр эшчәнлекләре нәтиҗәлелеген һәм җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә халыкның эшлекле  һәм социаль активлыгын арттыруга юнәлтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев