Баулылар ярдәм итә ала
Руль артында айнык булмаган кешене күргән очракта, ЮХИДИ бүлекчәсенә хәбәр итәргә кирәк.
Баулы районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган гражданнар ачыкланып тора. Мәсәлән, җирле ЮХИДИ бүлекчәсе мәгълүматына караганда, соңгы атнада 27 кеше (машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр), юлларда кагыйдә бозган өчен, административ җаваплылыкка тартылган. Транспорт чарасы белән алкоголь исереклеге хәлендә идарә иткән бер кеше туктатылган.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре айнык булмаган хәлдә машина йөртүчеләр турында ЮХИДИ бүлекчәсенә хәбәр итүнең мөһимлеген билгеләп үтәләр. Баулылар мондый закон бозулар турында 02 телефоны яки “Баулы районы буенча Дәүләт автоинспекциясе” рәсми телеграмм каналы аша полиция бүлегенә аноним рәвештә мөрәҗәгать итә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев