Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулылар фронтка булыша

Районда махсус хәрби операция зонасындагы сугышчылар өчен гуманитар ярдәмнең тагын бер партиясен туплау бара. Бу эшкә Баулы гына түгел, һәр авыл өлеш кертә. Кызылъяр халкы да алгы сызыктагы авылдашларына даими төстә булышып тора.

Кызылъярда хәрбиләр өчен гуманитар ярдәмне, гадәттәгечә, мәдәният йорты хезмәткәрләре җыйды. Сугышчыларга аеруча кирәкле әйберләр исемлеге ватсапта авыл чатына куелды. Кызылъярлар мәдәният йортына гигиена кирәк-яраклары, электр эш кораллары, бәрәңге һәм башка әйберләр китергән. Шулай ук исемле посылкалар да әзерләнгән. 
 

– Хәрбиләргә ярдәм кулы сузган авылдашларга ихлас күңелдән зур рәхмәт, – дип уртаклашты Кызылъяр мәдәният йорты директоры Ленир Дәүләтшин. 


Баулы волонтёры Ландыш Ганиева инициативасы белән мәдәният йортында маскировка челтәре үрү дә оештырылган иде. Бу игелекле эшкә алгы сызыктагы авылдашлары язмышына битараф булмаган кешеләр кушылды. Нәтиҗәдә биредә 5 маскировка челтәре үрелгән. Махсус хәрби операция зонасында аеруча кирәкле бу җайланманы әзерләү Кызылъяр мәктәбендә дә оештырылган. Материаллар белән, гадәттәгечә, Ландыш Ганиева тәэмин иткән. Әһәмиятле башлангычны укучылар, укытучылар, әти-әниләр хуплап каршы алганнар. Озак та узмаган, уртак тырышлык белән челтәр әзер дә булган.
 

– Мәктәпнең беренче челтәре булса да, бик сыйфатлы килеп чыккан, –  ди Ландыш Ганиева. – Мәктәп укучылары солдатларга ясаган коры душларны да бирделәр. Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия биргәннәре һәм ватанны саклаучыларга хөрмәт күрсәткәннәре өчен, зур рәхмәт.

 

Көзге игелек атнасы кысаларында, мәктәптә “Геройга хат” акциясе үткәрелгән. Укучылар солдатларга хатлар язганнар, аларда ватан сакчыларына рәхмәт һәм хөрмәт хисләрен белдергәннәр.
Мәктәптә окоп шәмнәрен ясау өчен калай банкалар җыю акциясе дә бара. Материаллар әзер булгач, укучылар сугышчылар өчен бик тә кирәкле бу шәмнәрне ясауга керешәчәкләр.
Кызылъярлар әзерләгән әйберләр район күләмендә җыелган башка гуманитар ярдәм белән бергә фронтка җибәрелә.


Фото: Кызылъяр мәдәният йорты, җирле мәктәп архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев