Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылар Фәнис Яруллинны искә алган

9 декабрьдә якташ язучыбыз, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның вафатына 12 ел тулды. Шул уңайдан, аның Кызылъяр авылындагы музей-йортында хәтер кичәсе үткәргәннәр.

Хәтер кичәсендә Баулының Римма Яруллина җитәкчелегендәге "Инсаният" мөнәҗәт әйтүчеләр төркеме һәм кызылъярлар катнашкан. Музей-йорт фондын саклаучы Гүзәлия Газизуллина аларны музей белән таныштырган.
“Без Фәнис Яруллин һәм аның тормыш иптәше Нурсөя ханым белән бәйле истәлекләрне сөйләшеп, хатирәләрне яңарттык. Язучының рухына багышлап догалар укыдык. Хәтер кичәсенә безне дә чакырганы өчен, Гүзәлия Газизуллинага зур рәхмәт. Бик эчтәлекле очрашу булды”, – дип сөйләде “Баулы-информ” хәбәрчесенә Римма Яруллина.
Кичәдән соң, музей хезмәткәрләре Фәнис Яруллинның 93 яшьлек бертуган апасы Нәсиха Фәхретдинова янына барып, күчтәнәчләр тапшырганнар. Язучының тормыш иптәше белән телефон аша элемтәгә кереп, Нурсөя ханымга Баулы һәм Кызылъяр халкы исеменнән изге теләкләр юллаганнар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев