Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылар Дөньякүләм проектта катнаша ала

2024 елның 1 гыйнварыннан XXVI Дөньякүләм “Әдәби марафон” проекты башлана. Яңа сезонда катнашу һәм финалга үтү тәртибендә үзгәрешләр бар.

«Әдәби марафон» – татар телендәге дөньякүләм әдәби проект. Ул Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан язучылар берлеге тарафыннан 2017 елның сентябрь аеннан башлап квартал саен үткәрелә. 2024 елның 1 гыйнварыннан XXVI Әдәби марафон башлана. Анда катнашу өчен, түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:
1. Проектның ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми берләшмәсенә керегез: https://vk.com/adabimarathon;
2. Яңа сезон Әдәби марафонда катнашу кагыйдәләре белән танышыгыз: https://tat-i.net/tt/adabi-marafon-2024;
3. Смартфоныгызга/компьютерга (моңарчы урнаштырылмаган булса) татар клавиатурасы урнаштырыгыз: инструкция - http://tat-i.net/tt/node/12;
4. Проектның ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми берләшмәсенә куелган исемлектән үзегезгә Әдәби әйдаман сайлагыз.
5. Проектның ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми берләшмәсенә куелган игълан астында комментарийларда, катнашуыгызны белдереп, 1 гыйнвар 23:30 сәгатькә кадәр, «+» тамгасын, әдәби әйдаманыгызның номерын, исем-фамилиягезне, яшегезне, үзегез яшәгән ил/төбәк/шәһәр/районны хәбәр итеп, комментарий урнаштырыгыз һәм бу язма белән үз аккаунтыгызда уртаклашыгыз. Мисал: + 4 Ирек Хәбиров 27 яшь ТР Азнакай районы;
6. 21 көн дәвамында (1-21 гыйнвар) татарча әдәби китап/журнал (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укыгыз һәм укыган әдәби әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзекләрне үз сәхифәгездә башкаларны кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр, аудио яисә видеоязмалар өстәп, #әдәбимарафон һәм #әдәбимарафон2024 хэштеглары, оештыручыларның хэштеглары (#ТатарстанЯзучыларБерлеге, #ТатнетныҮстерүФонды, #БелемРадиосы) һәм партнерларның хэштеглары (проектка финанс/материаль ярдәм күрсәтүче юридик яисә физик затлар - #ТатарстанКитапНәшрияты, #Таттелеком), әсәр исеме һәм әсәр авторы хэштеглары белән урнаштырып барыгыз;
7. Әдәби марафонның Teлеграмдагы рәсми каналы яңалыкларына язылыгыз https://t.me/adabimarathon
Әдәбимарафонда катнашучылар өчен Tелеграммад гомуми чат бар: https://t.me/+JmMx79rYptg1NjBi  Бу чат рәсми каналга беркетелгән һәм фикер алышу өчен гомуми мәйданчык булып тора. Яңа сезонда приват-чатлар оештырылмый. Һәр әдәби әйдаман үз командасы өчен үзенең приват-чатын төзергә һәм анда үз командасындагы әдәби марафончылар белән фикер алышырга, аралашырга хокуклы. Гариза тапшыруга, әдәби әйдаман белән элемтәгә керергә һәм үзегезнең аның командасында булуыгызны әйтергә кирәк.
Барлык рәсми мәгълүмат яңа сезонда әдәби әйдаманнарга хәбәр ителә, әдәби әйдаманнар әлеге яңалыкларны үз командасындагы әдәби марафончыларга ирештереп барачаклар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев