Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыларга киңәш: кичкә ни пешерергә?

Күпләрне, кичке ашка нәрсә пешерим, дигән мәңгелек сорау борчый. Ә менә райондашыбыз Тәслия Галиева ашарга әзерләүдән проблема ясамый.

– Сез бүген кичкә нәрсә пешерәсез ул? – дип, көн саен диярлек хезмәттәшләремне аптыратып бетерәм. Исәбем, баш ватып тормыйча, алар ни пешерсә,  шуны әзерләү.

Азык-төлек булса, теләсә нинди ризык пешерергә була, дияр кайберәүләр. Аның бит иң авыры – нәрсә пешерәсен уйлап табу. Көн саен төрләндереп тә торасы килә.


– Мин һәр минутымның кадерен белергә күнеккән. Шуңа күрә, кич белән плитә янында сәгатьләр буе тора алмыйм. Минем өчен иң уңайлысы – ярымфабрикатлар сатып алу. Күп очракта шулай итәм дә. Хәзер моның белән шөгыльләнә торган уңган хуҗабикәләр җитәрлек  – өйгә кадәр китереп бирәләр, – ди бер танышым. – Минем фикеремчә, вакыт – акча ул. Ашарга пешерергә китәсе вакытны мин акча эшләргә юнәлтәм. Вак-төяк ризыклар әзерлим анысы. Мәсәлән, көн дә иртән ботка пешерәм.


Ә менә райондашыбыз Тәслия Галиева ашарга әзерләүдән проблема ясамый. 


– Азык-төлек булганда, ни теләсәң, шуны әзерләп була, – ди ул. – Аш пешергәндә, күп итеп кайнатам. Шулпасын алып калып, салкынга куям. Икенче көнне башка төрле аш ясарга була тиз генә. Төрле чак була шул, беткән чак та була. Ул чагында инде кабат әзерләргә туры килә.


Тәҗрибәле хуҗабикәнең тиз генә әзерләп ала торган ризыклары да җитәрлек. 


– Туклыклы булсын дисәң, туң булса да, алдан әзерләп куйган фаршны (юкарак итеп пакетларга тутырып куям) табага салып кыздырасың. Эри бара, пешә бара. Аннан өстенә суган һәм башка тәмләткечләр (үзең ни яратасың инде) салып җибәрәсең. Әзер булыр алдыннан, кирәк кадәр йомырка сытасың. Мин бераз майонез да салам. Хәзер бит кышка төрле салатлар ясап куябыз. Шуларның берәрсен ачып, тәмләп ашап куясың.

Фарш пешкән арада, тиз генә макарон я булмаса спагетти кабартып аласың – гарнир да була.


– Мин пешкән итләрне, калса, морозилкага куям. Ашыгыч вакытта бик җайлы – суган белән кыздырып алырга мөмкин, – дип, аш-су серләре белән уртаклашты Тәслия апа. – Ит булмаса, бәрәңге кыздырасың, я булмаса пюре ясыйсың.

Хәзер бит морозилкага өчпочмаклар, бәлешләр дә ясап куялар, баребер шундый ук тәмле була. Сум итне, приправалар белән фольгага төреп, духовкада пешереп куясың – әзер ризык.
Көтмәгәндә кунаклар килеп кергәндә, оеган сөттән тиз генә коймак та пешереп ала Тәслия апа. Аңа йомырка, тоз, шикәр комы, он һәм аз гына сода да сала. 
“Хезмәткә дан” газетасында “Тәмлекәй” рубрикасында баулылар аш-су серләре белән уртаклаша. Рецептларны һәм фотосурәтләрне редакциягә (Баулы, Пионер урамы, 9) китереп бирергә, 89178745619  (ватсап) номерына яисә электрон адреска (saet77@mail.ru)  җибәрергә була.

Фото: Тәслия Галиева шәхси архивы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев