Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылар Бөтенроссия фестивалендә икенче урын алган

Кышкы ялларда Кукмарада “Кукмара киез итекләре” Бөтенроссия халык иҗаты фестиваль-ярминкәсе булган. Анда республика районнарыннан килгән командалар катнашкан, шул исәптән “Баулы яшьләре” командасы да.

Киез итек бәйрәме Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның кәсепләрен, һөнәрләрен һәм декоратив-гамәли иҗатын саклау һәм үстерү максатыннан үткәрелә. Матур традициягә әверелгән бәйрәмнән баулылар да читтә калмаган. Фестивальгә Ленир Дәүләтшин, Кәрим Дәүләтшин, Ләйсән Минишина, Динар Хөсәенов, Илүзә Сәмигуллина, Азалия Идиатуллина, Илмира Минәҗева, Айдар Зиазетдинов составындагы “Баулы яшьләре” җыелма командасы барган.
Фестивальнең мәҗбүри шарты буенча, һәр командада итек формасындагы 2 озын фигура  да булырга тиеш. Баулы командасында бу четерекле эшне Ландыш Гәрәева белән Галина Вәлиева башкарган. Кукмаралылар һәм фестиваль кунаклары алар белән фотога да төшкәннәр.
Үзәк өзгеч салкыннарга да карамастан, бәйгечеләр, итекләр киеп, шаян бәйгеләрдә һәм спорт ярышларында катнашканнар. Иң элек командалар “Визит карточкасы” бәйгесендә “зур итекләрне” тәкъдим иткәннәр. “Ә сез булдыра аласызмы?” бәйгесендә иҗади сәләтләрен күрсәткәннәр. “Кышкы форсаж” спорт эстафетасы да күңелле үткән: киез итекләрдә йөгергәннәр, итек ыргытканнар һәм башка ярышларда катнашканнар.
Фестиваль кысаларында үткәрелгән төрле бәйгеләр нәтиҗәләре буенча,  “Баулы яшьләре” җыелма командасы “Иң оригиналь озын итек фигурасы” номинациясендә икенче урынга лаек булган. 
“Без Кукмарада үткән фестивальдә беренче тапкыр катнаштык, бик ошады. Билгеле, ара бик ерак, бераз арытты. Үзебезчә тырыштык, Баулы районы данын лаеклы якладык. Безне ачык йөз белән каршы алдылар. Барып җитү белән мул табынга дәштеләр. Ул якларда бик тә кунакчыл, рәхәт халык яши. Барган-барган, кызларыма күчтәнәч итеп, итекләр дә алып кайттым,  – дип сөйләде Ленир Дәүләтшин “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә. 
Фото: Муса Җәлил исемендге мәдәният йортының ВКонтакте социаль челтәрендәге төркеме
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев