Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылар башкорт биюләрен дә оста башкара

Шушы көннәрдә безнең ут күршеләребездә – Башкортстанда милли костюм көнен зурлап билгеләп үтәләр. Баулы районы да күп милләтле. Башка милләтләр белән бергә башкортлар да дус-тату гомер кичерә.

Милли кием – халыкның йөзен чагылдыра. Район күләмендә узган бәйрәм чараларында да башкорт биюләрен еш күрәбез. Соңгы елларда Нурия Ризванова җитәкчелегендәге “Дуслык” бию төркеме дә башкорт биюләрен оста башкара.

– Без Башкортстан ягына федераль Сабантуйга барырга тиеш идек, пандемия аркасында бара алмадык. Башкорт биюләрен өйрәнүебез юкка булмады, без аларны инде ике ел буе яңарта-яңарта рәхәтләнеп райондашларыбызга күрсәтәбез, – дип сөйләде бию төркеме җитәкчесе Нурия Ризванова. – Башкорт биюләрен мин үзем генә бии идем, соңгы ике елда төркемебез кызлары да үз итте. Башкорт биюләре хатын-кызны бик матур яктан тамашачыга ача, аны башкарыр өчен яхшы пластика кирәк, кул белән булган хәрәкәтләрне оста башкару зарур. Соңгы елларда шулай ук уйгур, казах, кырым татарлары биюләрен халык үз итте. Бию бер хәл, ә менә костюмнар булдыру – ул үзе бер зур хезмәт. Кыска вакыт эчендә дә кирәкле милли киемнәрне тегеп җитештерә алалар. Милли костюмнар тегүче кызларыбызның таланты, фантазиясе аша без биюләрне халыкка җиткерә алабыз. Һәр халыкның йөзен, матурлыгын, миллилеген, хәтта гореф- гадәтләрен тамашачыга бирә алабыз.

Нурия Ризванова сүзләренчә, һәр халыкның биюе оригиналь, милли киемнәре – үзе бер сәнгать.

Фото: Нурия Ризванова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев