Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулының элекке прокуроры Марий Эл прокуроры булачак

52 яшьлек Сергей Беляков Махачкаладан Йошкар-Олага күченергә әзерләнә. 17 октябрьдә Марий Эл республикасы Дәүләт Җыены комитетлары утырышларында игълан ителгәнчә, Россия генпрокуроры Сергей Беляков кандидатурасын Марий Эл прокуроры вазифасына билгеләргә тәкъдим иткән. Бу хакта "Волжская правда" хәбәр итә. Сергей Беляков Татарстан прокуратурасының аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча өлкән тикшерүчесеннән Дагестан республикасы...

52 яшьлек Сергей Беляков Махачкаладан Йошкар-Олага күченергә әзерләнә.

17 октябрьдә Марий Эл республикасы Дәүләт Җыены комитетлары утырышларында игълан ителгәнчә, Россия генпрокуроры Сергей Беляков кандидатурасын Марий Эл прокуроры вазифасына билгеләргә тәкъдим иткән. Бу хакта "Волжская правда" хәбәр итә. Сергей Беляков Татарстан прокуратурасының аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча өлкән тикшерүчесеннән Дагестан республикасы прокурорының беренче урынбасарына кадәр һөнәри юл үтте. 2001-2007 елларда Баулы шәһәр прокуроры булды. Ул "Россия Федерациясе атказанган прокуратура хезмәткәре", "Дагестан республикасы атказанган юристы" мактаулы исемнәренә, "Россия Федерациясе прокуратурасы мактаулы хезмәткәре" күкрәк билгесенә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев