Баулылар Төркияне яраталар
Шәһәребездәге бер турфирмадан алынган мәгълүматка караганда, ялга барырга теләгән баулыларның күбесе Төркияне сайлый. Популярлык буенча икенче урында - Сочи.
Баулыларга сайлаган илләр арасында шулай ук Таиланд, Тунис, сирәк кенә Кипр бар. Турагентлык җитәкчесе Фәридә Шагалиева сүзләренчә, быелгы сезонда юлламаларга ихтыяҗ кимемәгән, бераз арткан да. Узган ел Кырымга һәм Абхазияга баручылар күп булса, быел хәл үзгәргән. Нигездә, бу бәя белән бәйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев