Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы районында проблемасыз авыл юк

Иң беренче мөрәҗәгать итүче - авыл балалар бакчасы мөдире Татьяна Горбунова - киләсе елда балалар бакчасының капиталь ремонт программасына керү-кермәве белән кызыксынды. Район башлыгы моның 20 көн эчендә билгеле булачагын әйтте.

Балалар бакчасына 34 бала йөри. Мөдир сүзләренә караганда, биредә котельный белән бәйле проблема бар. Котёллар 2002 елгы, иске. Балалар бакчасындагы торбалар нечкә, шуңа алар бинаны начар җылыта. Бинаның төньяк өлешендә, йокы бүлмәсендә салкын.

- Акча җитмәсә, бездә башка программалар да бар. Ә котёллар башка программа буенча алыштырыла. Проблеманы язып алдым, хәл итәргә тырышырбыз, - дип өметләндерде Рамил Гатиятуллин.

Татьяна Горбунованы балалар бакчасына күптәннән педиатр килмәве дә борчый.Шәһәрдә алар җитми,диләр.Урыстамактан Әлфия Гудкова биш гектар җир алырга тели. Тик моны ничек эшләргә, җирне каян алырга белми. Ул киңәш сорап килгән. - Инициативалы кешеләргә ярдәм итәргә кирәк,- диде район башлыгы. -Хәзер программалар күп.Мәсәлән, крестьян-фермерлык хуҗалыгы рәсмиләштереп, сез бернәрсә югалтмыйсыз, ә отасыз гына. Сезгә кайсы программа кулаерак икәнен өйрәнегез, ә без ярдәм итәрбез.

Кабул итүгә Бакалы авылы кешеләре дә килгән. Алар район башлыгы белән очрашуга алдан әзерләнеп килгән: иң күп сорауларны алар бирде. Иң көнүзәк проблема - юлларга вак таш җәю. Людмила Харитонова сүзләренә караганда, федераль юлда көтелмәгән хәл килеп чыкканда, бар транспорт, зур йөк машиналары аларның авылы аша йөри башлый.

- Безгә әлеге участокка булса да вак таш җәясе иде,- ди ул. - Юл җимерелеп бара, үзебезгә ничек йөрисе. Мин үлчәдем - анда 800 метр юл. Менә шул участок белән нәрсәдер эшләргә кирәк. Без йөк машиналары хәрәкәтен чикләү турында юл билгесе куярга тәкъдим итеп карадык, тик безгә аның кыйммәткә төшәчәген әйттеләр. Әгәр бездә аларга хәрәкәт чикләнсә, федераль трассада авария хәле туа.

- Әлегә юлның бу участогын үзара салым акчалары хисабына гына төзекләндереп була, - диде Рамил Гатиятуллин. - Ә вак таш-ком катнашмасы җәю мәсьәләсен яңадан карарбыз.

Мәктәп директоры Фёдор Чернов мәктәпнең спорт залы борчуга салган. Бина 1971 елда төзелгән, 2012 елда капиталь ремонтланган. Аның сүзләренә караганда, спорт залының идәне яхшы хәлдә, ә менә стенасы һәм түшәме ремонтка мохтаҗ. Түбәне, стеналарны җылытасы бар.

- Якын арада ярдәм итү мөмкинлеге юк, - дип җавап бирде Рамил Гатиятуллин.

- Безнең районда ашыгыч рәвештә ремонтка мохтаҗ мәктәпләр бар. Барысы да акрынлап төзекләндерелә. Нәрсә эшләргә мөмкин булуын уйларга кирәк.

Кабул итүгә килүчеләр юлларны асфальтлау, су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту, төлке һәм кондызларны юк итү проблемалары белән дә мөрәҗәгать иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев