Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда Фәнис Яруллинга багышланган кичә узды

Бүген Баулының үзәк китапханәсендә Фәнис Яруллин истәлегенә багышланган "Туган ягы кирәк кешегә" дип исемләнгән әдәби чара узды. Анда гимназиянең 8-10нчы сыйныфы укучылары катнашты. Әдәби чара барышында язучының тормыш, иҗат юлы барланды. Укучыларга әдип Баулы, туган авылы Кызылъярга кунакка кайткан чакларында төшерелгән кыска гына видеоязмалар да күрсәтелде. Фәнис Яруллинның Баулы татар...

Бүген Баулының үзәк китапханәсендә Фәнис Яруллин истәлегенә багышланган "Туган ягы кирәк кешегә" дип исемләнгән әдәби чара узды. Анда гимназиянең 8-10нчы сыйныфы укучылары катнашты.

Әдәби чара барышында язучының тормыш, иҗат юлы барланды. Укучыларга әдип Баулы, туган авылы Кызылъярга кунакка кайткан чакларында төшерелгән кыска гына видеоязмалар да күрсәтелде. Фәнис Яруллинның Баулы татар халык театры артистлары башкаруындагы "Әнә килә автомобиль" дип исемләнгән комедиясеннән өзек укучыларда аеруча кызыксыну уятты.

3нче мәктәп укучылары гимназия укучыларына Фәнис Яруллинның шигырьләрен укып ирештерде.

- Без балалар бакчасына йөргән вакытта ук Фәнис Яруллинның шигырьләрен ятлый идек, аның авыр язмышлы кеше икәнен дә кечкенәдән ишетеп беләбез, - диде беренче сыйныфта укучы Айдар Хәмзин. - Аның шигырьләрен ятлавы да җиңел, тиз истә кала.

Китапханә хезмәткәре Зилә Гарифуллина укучыларны Фәнис Яруллин китаплары күргәзмәсе белән таныштырды. "Җилкәннәр җилдә сынала", "Яралы язмышлар" кебек китаплардагы әсәрләр турында сөйләде, аларны укырга киңәш итте.

- Бүген китапханәдә оештырылган чарага бик теләп килдем, - дип тәэсирләре белән уртаклашты гимназиянең унынчы сыйныф укучысы Алсу Миргалимова. - Фәнис Яруллинның язмышы, китаплары һәр кеше өчен үрнәк итеп алырлык. Аның иҗатын мин бик яратам. Кайсы гына китабын алсаң да, ул тиз укыла, әйтерсең лә, шул вакыйгалар эчендә үзең кайныйсың. Һәр кичереш, һәр вакыйга укучыда тирән уйлар тудыра.

Чара Фәнис Яруллин сүзләренә язылган җырларны тыңлау белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев