Җәмгыять
Баулы районында Фәнис Яруллинның туган көнен билгеләп үтәләр
Кызылъяр урта мәктәбендә музей белән берлектә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин истәлегенә багышланган "Язмышларга буйсынмас җан" исемле чара үткән.
Бу чарада укучылар язучының тормышы һәм иҗаты белән якыннанрак танышканнар. Кичәдә әдипнең шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырлар яңгыраган. Шулай ук укучылар язучы язмышы турында "Фәнис Яруллин очышта" дип исемләнгән документаль...
Кызылъяр урта мәктәбендә музей белән берлектә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин истәлегенә багышланган "Язмышларга буйсынмас җан" исемле чара үткән.
Бу чарада укучылар язучының тормышы һәм иҗаты белән якыннанрак танышканнар. Кичәдә әдипнең шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырлар яңгыраган. Шулай ук укучылар язучы язмышы турында "Фәнис Яруллин очышта" дип исемләнгән документаль фильм караганнар.
Баулыдан килгән Галина Миңнуллина мәктәпкә Фәнис Яруллинның "Яз кайда кышлый?" исемле китабының инглиз телендә тәрҗемәсен бүләк иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев