Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы районы Салих авылында маллар күп, ләкин фермер булырга теләүчеләр аз

Бүген Салих авыл җирлегендә дә отчёт җыелышы булып үтте. Аңа кадәр район башлыгы Рамил Гатиятуллин күпләп мал асраучы Салих кешеләре хуҗалыкларын шәхсән йөреп чыкты. Район башлыгы шәхси хуҗалыклар белән танышуны бу авылдагы бердән-бер фермер хуҗалыгыннан башлады. Хуҗалык башлыгы Илфат Вәлитов белән аралашып, проблемаларын һәм эшен сорашты. Район башлыгы шулай ук...

Бүген Салих авыл җирлегендә дә отчёт җыелышы булып үтте. Аңа кадәр район башлыгы Рамил Гатиятуллин күпләп мал асраучы Салих кешеләре хуҗалыкларын шәхсән йөреп чыкты.

Район башлыгы шәхси хуҗалыклар белән танышуны бу авылдагы бердән-бер фермер хуҗалыгыннан башлады. Хуҗалык башлыгы Илфат Вәлитов белән аралашып, проблемаларын һәм эшен сорашты. Район башлыгы шулай ук Динар Зариев, Рафаэль Идиятуллин, Нәсим Хәмидуллин, Марат Вәлитовларның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында булды.

- Ни өчен гаилә фермасы итеп ясамыйсыз, хуҗалыкта мал санын арттыруга сезгә нәрсә комачаулый? - дип сорады район башлыгы һәрберсеннән. - Бүгенге көндә төрле дәүләт программалары ярдәмендә хуҗалыкны зурайтып, яхшы гына керем алу юллары бар бит.

Салихта шәхси ярдәмче хуҗалыклар ничек яши, ни сәбәпле район башлыгы 88 яшьлек Ракыя әби Ибраһимовага күчтәнәч бирде, нишләп демографик хәл чаң сугарлык? Бу хакта тулырак "Хезмәткә дан" газетасы битләрендә укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев