Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы муниципаль районы Советының муниципаль хезмәткәрләре өчен коррупциягә каршы тору мәсьәләләренә кагылышлы семинар узган.

"Хезмәткә дан" газетасына Баулы муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Альбина Нәҗмиева хәбәр иткәнчә, семинарда катнашучыларга муниципаль хезмәттә мәнфәгатьләр низагы, норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза уздыру турында сөйләгәннәр, "Коррупциягә каршы тору турында"гы федераль законның аерым пунктларын өстәмә аңлатканнар.

Семинарның максаты - муниципаль хезмәткәрләргә коррупция проблемасы турында мәгълүмат җиткерү, фикер йөртүдә, тормыш рәвешендә коррупциягә каршы катгый юнәлеш булдыру. Ахырда коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча сорашутыру үткәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев