Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы егете Илнур Нигъмәтуллин кечкенәдән үк слесарь һөнәре белән кызыксынган

Дөньяда WorldSkills яшь эшчеләр чемпионаты популярлаша бара. 2019 елда ул Россиядә - Казанда узачак. Шуңа яшь эшчеләргә игътибар да арта. Бүген без Баулы «Водоканал» предприятиесенең яшь, өметле хезмәткәре Илнур Нигъмәтуллин турында сөйләргә булдык.

Беренче карашка, җиңел тоелган слесарь эшенең бар авырлыгын, катлаулыгын үз күзләребез белән күрергә туры килде. Язмабыз герое - бик тә тыйнак егет, үзен сүздә түгел, эштә күрсәтә торган кеше. "Водоканал"предприятиесендә су белән тәэмин итү слесаре булып эшли Илнур Нигъ мәтуллин. Әлеге һөнәр белән кызыксыну кечкенәдән килә егеттә. Механизатор булып хезмәт куйган әтисенең уң кулы була ул.

- Салих авылында мәктәпне тәмамлагач, слесарь-ремонтчыга укыдым, - ди Илнур.

- Слесарь эшенә кулым бара, шуңа сайладым. Әлбәттә, беренче көннән үк барысы да килеп чыкмый, бар эшкә дә әкренләп өй-рәнәсең.

"Миңнегол" су җыю станциясе тәүлегенә шәһәребезгә 8 мең кубометр су җибәрә. Шуңа күрә насосларның төзек булуы мөһим. Без анда барганда, бер насос сафтан чыккан булып чыкты. Әлеге эш, һичшиксез, слесарь җилкәсенә төшә. Зур насосны урыныннан кузгату өчен күп көч таләп ителә. Моннан тыш, су юлында нинди генә авария булса да, аны бетерү үз эшен яхшы белгән Илнурдан башка үтми.

- Кайчакта, аварияләр булып, тәүлек буена да эшләргә туры килә, - ди Илнур. - Аварияләр һава торышына карап тормый, салкында, карлы бураннарда да тышта эшләргә туры килә. Шулай булуга карамастан, үз эшемне яратам. Кем дә булса әлеге эшне эшләргә тиештер. Шуңа да зарланып тормыйм. Үз эшенә җаваплы караган, тырыш егет турында җитәкчеләреннән бары тик уңай фикерләр генә ишеттек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев